10 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
2017 елда колорадо коңгызы күп булырмы: галимнәр фаразы
Әлеге бөҗәктән котылу өчен галим сыйфатлы агулар кулланырга киңәш итә. Үсемлекләрне саклау Бөтенроссия институты галимнәре 2017 елда колорада коңгызына каршы чаралар күрү кирәк булмаска мөмкин дип фаразлый. Бу, беренче чиратта, Россиянең Төньяк-Көнбатыш өлешенә кагыла. "Фермер.ру" сайты хәбәр иткәнчә, колорадо коңгызы, 2008 елдагы кебек үк, кризис кичерә. Бу 2016 елның җәе...
-
Татарстан колониясенә җибәрелгән посылка эчендә наркотик табылган
Посылкада салынган конфетлар эченә наркотик матдә тутырылган булуы ачыкланган. Питрәч районы Пановка авылында урнашкан 3 нче номерлы төзәтү колониясендә җәза үтүчеләрнең берсенә Казаннан җибәрелгән посылка тоткарланган. Посылкада салынган конфетлар эченә наркотик матдә тутырылган булуы ачыкланган. Татарстан Республикасы Җәзаларны Үтәү буенча федераль хезмәт матбугат хезмәте конфетларда наркотик табылу буенча җинаять эше...
-
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре быелдан ташламалы кредит алу мөмкинлегенә ия
2017 елдан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен ташламалы кредит алу буенча яңа механизм гамәлгә керәчәк. 2016 елның 29 декабрендә РФ Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев моңа бәйле рәвештә 1528 нче номерлы карарга кул куйган.Аның нигезендә, кредитларның еллык ставкалары 5 проценттан да артмаска тиеш. Әлеге карар буенча, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә,шәхси эшмәкәрләргә кредитлар биреп,...
-
Александров исемендәге ансамбль яңа артистлар җыя
Кара диңгез өстендә булган Ту-154 авиакатастрофасында коллективның бөтен составы диярлек һәлак булды. Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле балет һәм хор артистлары, солистлар җыюы турында хәбәр итте. Вакантлы урыннарга бәйге 16нан 25 гыйнварга кадәр үтәчәк, дип яза «Лента.ру». Конкурста академик вокал яисә хореография белеме белән 18дән 45 яшькә кадәрге һәм...
-
Пенсионерларга акча бирә башлыйлар
Пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум күләмендәге акчаны 10нчы гыйнвардан 16сына кадәр алып булачак. Аны лаеклы ялда булган бөтен кешегә дә, шул исәптән эшләүче пенсионерларга да бирү каралган.
-
Ту-154нең һәлакәткә юлыгу сәбәбе – кеше факторы
Россия Оборона министрлыгы экспертлары Кара диңгезгә төшкән "Ту-154" очкычының борттагы үзьязгычларын расшифровкалаганнан соң, авиаһәлакәт сәбәбен төгәл атый алды. Алар фикеренчә, фаҗигагә берьюлы берничә фактор китергән: җирдән кузгалып киткәндә шасси белән идарә итә торган рычагларны канатларның арт өлешендәге механикалаштыру элементларыныкы (закрылки) белән бутаган икенче пилотның хатасы һәм очкычта тиешледән артык йөк...
-
Сорауларыгыз булса, шалтыратыгыз!
Сәүдә-сәнәгать палатасында "Татфондбанк" тан зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән штаб оештырылган иде. Ул эш көннәрендә 11-12 сәгатьләрдә эшли. Мәгълүм булганча, республикада эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча төрле программалар бар. Алар белән http://tppzkam.ru сайтында танышырга була. Сораулар туса, (8552) 57-38-12, факс (8552) 57-42-93, 8917 235 45 55 телфоннарына шалтыратырга кирәк. http://shahrichalli.ru/
-
Әлмәтленең дүрт баласы ятим кала, икесе яңа туган сабыйлар
9 гыйнвар көнне Башкортстанның Туймазы районында әлмәтле юл һәлакәтенә эләгеп, үз машинасында янып үлде. Аның дүрт баласы ятим калды, икесе 2016 елның 25 декабрендә генә туган балалар. Әлмәтнең Альметьевск ВКонтакте һәм ДПС Альметьевск төркемнәре кешеләрдән ярдәм сорый. Гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, түбәндәге Сбербанк карталарына акча күчерә ала: 4276880197336484 (Альметьевск...
-
Хәрби хезмәткә алмыйлар
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан урта һөнәри белем алу уку йортлары укучылары өчен, яшькә бәйсез рәвештә, хәрби хезмәткә бару кичектерелә. Бу хокуктан укуларын тәмамлаганчы көллият, техник лицей укучылары файдалана ала. http://shahrichalli.ru/
-
Татарстаннан 98 мең Татфондбанк кертемчесе иминият акчаларын алды
«2017 елның 9 гыйнварена 98 меңнән артык Татфондбанк кертемчесе агент-банклар аша 35 млрд 767 млн сум иминият акчаларын алды, бу кайтарылырга тиешле иминият суммасының 77,2 процентын тәшкил итә», - дип хәбәр итте Татарстан икътисад министры Артем Здунов. Икътисад министрлыгының турыдан-туры линиясенә банк клиентлары булган эшмәкәрләр мөрәҗәгате дәвам итә, шунлыктан кайнар...
-
Бөгелмәнең Подлесный тыкрыгындагы бер шәхси йорт яна
9 гыйнвар көнне кичке сәгать 5 тулып килгәндә, Бөгелмәнең Подлесный тыкрыгындагы бер шәхси йорт яна. Бәхеткә, берәүнең дә сәламәтлегенә зыян тимәгән. Өйнең кухня, зал бүлмәләре - барлыгы 25 квадрат метр мәйдан җир яна. - Ут чыгуның сәбәбе - өйдәге электр үткәргечләрнең техник эксплуатацияләү кагыйдәләре бозылуда, - ди Бөгелмә муниципаль районы...
-
Татфондбанк кертемчеләренә 43,2 млрд сум акча кайтарылган
Бу иминиятләштерү җаваплылыгының 80,3 процентын тәшкил итә. "Кертемнәрне иминиятләштерү" дәүләт корпорациясе Татфондбанк кертемчеләренә 43,2 млрд сум акчаларын кайтарды, бу агентлыкның иминиятләштерү җаваплылыгының 80,3 процентын тәшкил итә дип хәбәр итә АСВ матбугат хезмәте. Акчалар биш банк аркылы - Сбербанк, ВТБ 24, "Россельхозбанк", "ФК Открытие", "АК БАРС" аркылы кайтарыла. АСВ 2016 елның...
-
Вакытлыча администрация “Интехбанк”тагы счетларны өлешчә “җебетте”
Временная администрация совместно с Банком России осуществила частичную разморозку счетов ИнтехБанка, рассказал в ходе пресс-конференции в ИА «Татар-информ» министр экономики РТ Артем Здунов. Предприниматели получили возможность распоряжаться средствами, поступившими после введения мораторий (23 декабря). Напомним, 4 января частично были разморожены и счета в Татфондбанке. В декабре 2016 года АСВ объявило...
-
Күрше районда кыргый мәче урманнан чыгып, шәхси йорт ишегалдындагы эткә ташланган
Татарстанда кыргый мәче (рысь) сирәк очрый. Экологлар әйтүенә караганда, 2015 елга алар республикада 60 лап саналган. Шушы көннәрдә Азнакайның Чатра авылында яшәүчеләр берсен атып үтергәннәр. Рысь урманнан чыгып, шәхси йорт ишегалдындагы эткә ташланган булган.
-
Мәктәпкә бармасаң да ярый
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республикада көннәр суыту аркасында укулар туктатылып тору турында хәбәр итә. 1 - 4 нче сыйныфта укучы шәһәр укучылары - минус 25 градуста, ә авылдагылар минус 23тә мәктәпкә барырга тиеш түгел. 5 - 9 нчы сыйныфтагы шәһәр укучылары өчен - 27, ә авылдагылар өчен 25 градус...